Ногъманова Ясминә – ДАҺБУ “Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте” студенты
Җитәкче – Төхфәтуллина Әлфия Госман кызы
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт —
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып;
Замананың авырлыгын
Җилкәсенә алганда;
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда.
(Ренат Харис)
Ренат Харисның әлеге шигырь юллары әйтерсең лә Габделвахит абый Шәмсетдиновка атап язылган. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны туганыбыз Габделвахит абыйга багышланган теманы яктырту бик актуаль, дип уйлыйм.Матур эшләре, изге гамәлләре белән күпләр күңелендә урын алган, алай гына да түгел, гомер буе исеме Мактау тактасыннан төшмәгән, бүгенге көндә бик күпләрнең рәхмәтләренә төренеп яшәүче нәселемнең мөхтәрәм кешесе Габделвахит абый Шәмсетдиновның тормыш юлын өйрәнү минем эшемнең төп максаты булып тора.
Алга куелган максатка ирешү өчен мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
Габделвахит абыйның Бөек ватан сугышы чорына караган истәлекләрен туплау;
Тыныч тормышта Хезмәт батыры булуын раслаучы документлар белән танышу.
Алга куелган бурычларны үтәп, максатка ирешү өчен Габделвахит бабай белән очрашып, өенең бер бүлмәсендә урнашкан шәхси музей материаллары белән таныштым. Шулай ук интернет челтәре, вакытлы матбугат битләреннән кирәкле мәгълүматлар алдым.
Шәмсетдинов Габделвахит Шәмсетдин улы 1926 нчы елның 8 нче январенда Кукмара районы Чишмәбаш авылында дөньяга килә. 1941 нче елда җидееллык Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче елларында колхозда эшли. 1943 нче елның ноябрь аенда Совет Армиясенә алына. Икенче Белоруссия фронтының 65нче армиясе артиллеристы булып хезмәт итә. Аңа связист булырга да туры килә. Белоруссияне, Польшаны, Германияне немецлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Германиядә каршылый. Ватан алдында изге бурычын үтәгән өчен ул «Кызыл Йолдыз» Ордены белән бүләкләнә. Шулай ук “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре бирелә. Сугыштан соң Совет Армиясендә шофер булып хезмәт итә. 1950 нче елда демобилизацияләнә һәм туган авылына кайта. 37 ел буена Коммунизмга колхозында комбайнер булып эшли. 1985 нче елда күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исемгә лаек була, исеме республиканың Мактау китабына кертелә.
Габделвахит бабай үзенең үткәннәре турында менә болай искә ала: Әнием мине армиягә озатканда “Лә илләһә иллә — Аллаһ, Мөхәммәде Расүллүллах» кәлимәсен вак итеп язып, яртысын миңа биреп җибәрде, яртысын үзенә алып калды. Җиде ел Ватаныбыз сагында торып, утны-суны кичеп кайтып, бу юлларны яза алуыма әнкәйнең догалары сәбәп булган дими, ни дисең? Шул догалар Аллаһның рәхмәтен насыйп иткәндер…
Мин 1941 нче елда 7 нче классны тәмамладым. Ниятем колхозда эшкә калу иде. Ат белән эштә эшли башладым. Германия сугыш башлаган дигән хәбәрне күрше авыл Сабан туена баргач ишеттем. 50 яшькә кадәрге өлкәннәр сугышка алынды. Колхозның бер машинасы бар иде, ул да йөртүчесе белән сугышка китте. Бөтен эш хатын-кыз, яшүсмернең кул көче белән башкарылды. Авылда хәзерге кебек эшсез йөрүче юк иде. Тырмалау, сукалау, чәчү-уру, урылган ашлыкны кибәнгә куеп, кыш көне аны ат белән ындырда суктыру, дәүләткә ашлык илтү кебек эшләрне яшүсмерләр белән хатын-кызларга башкарырга туры килде. Барабан теше ычкынып, ындырда барабанчы булып эшләгән Миңлебикә апа һәлак булды. Ат куучы – Вакыйф Сәләхов исемле малай щестерняга аягын өздерде.
1942 елның җәе. Урак өсте алдыннан берничә хатын-кыз белән ындыр табагы чистартырга бардык. Төштән соң көчле яңгыр яуды. Авылга кадәр – 5 чакрым, юл – елга аша. Кайтсак – елгада көчле ташу, авыл халкы ташу карарга җыелган. Миннән алда кергән атлы малай чыгып китте, мин дә аның артыннан кердем, арбаны ташу әйлән» ереп ташлады. Ат та бер агымга ага, мин дә. Яр буенда колхоз рәисе Бәдегетдин абый Фәттахов: – Вахит, дилбегәне ычкындырма, ычкындырма!”– дип кычкырып тора. Ат исән-сау ярга алып чыкты.
1942 нче елның кышкы айларында Иштуган станциясендә урман чыгардык. Авылда фатирда тордык. Хатын-кызлар урман кисүдә, без станциягә ташып торабыз. Шунда эшләгәндә беренче мәртәбә ак бүз белән бүләкләндем. Аны әни карага манып күлмәк текте, шул күлмәкне киеп армиягә киттем.
Без, 1926 нчы елда туганнар, 11 малай идек. 5 нче ноябрь көнне кич чыктым – 10 малайга солдатка китәргә хәбәр бар, миңа – юк. Кайтып йокларга ятыйм дисәм, ишек шакыйлар. Укытучылар Закирә апа Нуриәхмәтова белән Анвәр апа Хантимерова 7нче ноябрьгә повестка тоттырдылар. Әти вафат, абый 30 километр ераклыктагы авылда итек артилендә хезмәт армиясендә иде. Икенче көнне аның янына йөгердем. Ул рөхсәт алып кайтты, 7нче ноябрь көнне мине Кукмарага туры вокзалга илтте.
Башка районнардан килгән малайлар белән бергә безне поездга утыртып җибәрделәр. Бөгелмә станциясендә ашханәдә ашаттылар. Тагын вагоннарга утыртып, Ульяновск өлкәсенең «Барыш» станциясенә кадәр озаттылар. Төшкәч, юл капчыкларын асып, җәяү 20 километр ара узып, төн уртасында Измайловка дигән бистәгә килеп җиттек. Клубта җыелыш булды. Безне карантинга бер агач йортка урнаштырдылар. Бер атна яшәгәч, барыбызны да бет басты. Бер малайның: “40 бет утердем, бетереп булмый”, — дип күлмәген яндырганы хәтердә уелып калган . Аннан мунча керттеләр, киемнәр биреп казармага урнаштырдылар. Караватлар юк иде, 3-4 катлы нарлар. Монда 27нче автополк мәктәбе икән. Безгә кадәр хатын-кызлар укыган. Алты ай укытып, йөртүче таныклыгы биреп, безне фронтка озаттылар.
Белоруссиянең Гомель шәһәрен дошманнан азат иткән көнне фронт сызыгына килеп җиттек. Башта 218 нче запасной полкка эләктем, шушы полк белән җәяүләп 300 км араны үттек. Көн саен 50 км ара үтәбез. Төнлә барабыз, көндез ял итәбез. Ашарга сухой паек. Таш юлдан Минскийга җитәргә 50 км кала безне немец самолеты каршы алды, фонарьлар аскан, ике яктан пулеметтан ут ачып безне ут яңгыры астында калдырып очып узды. Бераздан борылып килеп Минский шәһәренә таба китте. Беренче ут яңгыры астында чирканчыкны шунда алдык. Бомбасы булмагандыр, бомба ташламады. Андагы мәхшәрне сез яшьләргә берничек тә аңлатып булмый. Дөнья “күчәреннән” куба дип белерсең, немец солдатлары котырына – котырына “үлем” сибә. Күпме солдатлар кырылды ул чакта. Мине бары тик Аллах Тәгалә генә саклагандыр.
1944 нче елның җәеннән II Белоруссия фронтының 65нче армия 147нче артиллерия бригадасында башта артиллерист, соңрак элемтәче булып хезмәт иттем. Монысы инде сугышта иң хатәре, нинди генә шартларда да син элемтәне өзмәскә тиешсең. Күз алдымда яшь кенә бер лейтенантны мина өзгәләп атуын һич оныта алмыйм.
1945нче елның 14нче гыйнвары иде. Кичтән бригада командиры полковник Акимушкинның дивизия командиры Агафонов белән элемтәгә кергәне бүгенгедәй хәтердә. Бригаданың көчле һүҗүмгә күчәсе билгеле булды. Агафонов: “Мәскәү вакыты белән 6.00 сәгатьтә “Катюша” сигналына әзер булыгыз!” – диде. Безгә линияне төзек тоту йөкләнде. Төне буе йокламыйча, линиянең төзеклеген тикшереп тордык. Иртән нәкъ 6да Катюшадан ата башладылар. Соңыннан барлык сугышчан техника кушылды. Миңа көчле ут астында өзелгән линияне берничә мәртәбә тоташтырырга туры килде. Икенче көнне кабат көчле атышлар башланды, бөтен техника бердәм рәвештә һөҗүмгә күчте. Сугыш Варшаваны азат итү өчен барды. 17нче гыйнварда Варшаваны азат иттеләр. Польша аша үтеп, Одерга килеп җиттек. Елга аша күпер җимерелгән, 2-3 км да Штиттен шәһәре күренеп тора. Кичкә лодкалар тезеп күпер салдылар. Елга аша чыкканда немец самолеты килеп бомбага тота башлады. Безнең зенитка аны бәреп төшерде. Фашист – немец илбасарларын куа — куа Польшаны үтеп, Германиянең Штралзунд шәһәренә җиттек. 8 майда бер фермерның лапасында йокларга команда булды. Иртән торсак, сугыш беткән! Шатлыгыбызның чиге булмады.
Безнең 147 нче бригада Штралзунд шәһәреннән ерак түгел урында, хәрби шәһәрчек төзеп, шунда хезмәт итә башлады. Бөек Җиңү хөрмәтенә тантаналы җыелыш булды. Бригада командиры Акимушкин һәр солдатны строй алдына чыгарып бүләкләр тапшырды. Мин дә Кызыл Йолдыз ордены, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләндем. Шулай ук бригаданың үзе тарафыннан булдырылган, Баш командующий Сталинның Рәхмәте теркәлгән кечкенә китапчык тапшырылды. Ул безнең бригаданың сугышта күрсәткән батырлыкларына зур бәя бирде. Аннан соң безне Польшаның Бунцлау шәһәренә күчерделәр. Анда тантаналы парадта катнаштым. Парадны маршал Константин Рокоссовский, 65 нче армия командующие, генерал – полковник Павел Батов һәм безнең бригада командиры, полковник Михаил Акимушкин кабул итте. Миңа бу героик шәхесләрне якыннан күрү бәхете насыйп булды. Бунцлау шәһәрендә сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ясаганнар иде. Парадтан соң шунда тантаналы җыелыш булды. Бу шәһәрдә 1813нче елда М.И.Кутузов үлгән, анда аның музее да бар. Ул үзен шунда җирләргә, ә йөрәген Россиягә чыгарырга васыять иткән. Чыгышларда аны да искә алдылар. Өлкән солдатларны өйләренә кайтарып җибәрделәр, ә без, яшь солдатларны, яңадан Германиягә чыгардылар. Монда мин 81 нче гвардия авыр танк полкында шофер булып хезмәт иттем. Анда полковник Барановны йөрттем. Бераз йөрткәч, авто школада 6 ай авто механикка укыдым. Аннан штабка кайтып, дивизия командиры майор Золотарскийны, соңрак 4нче танк армиясенең артиллерия буенча урынбасары полковник Костянойны, полковник Маргуновны йөртергә туры килде, дип сөйли Вахит бабай.
Ниһаять, миллионлаган гаиләгә сагыш һәм ачы хәсрәт китергән сугыш тәмам. Вахит абый иптәшләре белән аны Германия чигенә җиткәндә ишетәләр. Әмма, әле күпләр өчен ул “дәвам итә”, шул исәптән Вахит бабайга да. Бары тик 1950 елның язында гына аңа туган авылы Чишмәбашка әйләнеп кайтырга насыйп була.
Тормышның ачысын-төчесен татыган, тыныч хезмәткә сусаган Вахит бабай беренче эш итеп Янил МТСына юл тота. Директор Вәлиевтан үзен комбайнга утыртуларын сорый. Ниһаять, өченче баруында ярдәмче итеп алырга ризалыгын бирә Вәлиев. Ул шушы эшен гомер буе намус белән башкара. “Кыр корабы” капитаны булып 37 ел эшләү дәверендә Вахит бабай үзен хезмәт алдынгысы итеп таныта: ел саен колхоз һәм район комбайнчылары арасында барган социалистик ярышның алгы сафында атлый. Сугышчан бүләкләре янына тыныч хезмәттә яуланганнары да өстәлә тора, һәр елны күп санлы котлауларга “күмелә” ул. Менә 1973 елның 21нче августында “Хезмәт Даны” газетасында бастырылган район советы башкарма комитеты котлавы: “Районыбыз кырларында бишьеллыкның өченче елы уңышын җыеп алуны якын көннәрдә төгәлләү өчен кискен көрәш бара. Сез, хөрмәтле Вахит Шәмсетдинович, шушы ярышның иң алгы сафында атлыйсыз. Сезнең исәптә бүгенге көнгә барлыгы 337 гектар игеннәре җыеп суктырылган мәйдан исәпләнә. Хезмәттә яулаган күркәм уңышларыгызны исәпкә алып, кичә район үзәгендә Сезнең хөрмәткә Дан йодызы кабызылды.
Урып-җыюда зур фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләвегез, игенче намусын югары йөртүегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез үзегезгә, хөрмәтле Вахит Шәмсетдинович! (…)”
Вахит абыйны авылдашлары да хөрмәт итә. Аның турында район, республика газеталарында күп кенә мәкаләләр бастыралар. Мәсәлән, Хезмәт Даны газетасының 1975 ел 30нчы гыйнвар санында Чишмәбаш авылыннан Ш.Әхмәтшинның “Яу да, хезмәттә дә батыр” дигән мәкаләсе басыла.
Шулай, эшен намус белән башкарып, бик күпләрнең хөрмәтен казанып, 1986нчы елда Вахит бабай пенсиягә чыга. Эшләгән чорда хөкүмәт тарафыннан күп тапкырлар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, Татарстанның Мактау китабына кертелә. 1985нче елда аңа “Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелә. Шулай ук районда берничә мәртәбә “Уңыш батыры”, “Яшьләрнең иң яхшы остазы” дигән исемнәргә лаек була. Күп еллар авыл советы депутаты, колхозда ревизия комиссиясе рәисе, район газетасы хәбәрчесе була, 80нче еллар ахырында Татарстан өлкә ветераннар советында Кукмара районыннан әгъза булып тора һәм башка җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Бүгенге көндә дә Вахит бабайны район, республика җитәкчеләре онытмый. 2018 елның 4 маенда ветеран Казан Кремлендә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасының кунагы була. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкли.
Вахит абый бүгенге тормышыннан бик канәгать. Тормыш иптәшем Шакирәдән дә уңдым, тату яшәп, өч бала тәрбияләп үстердек. Тыныч тормышка сөенеп, канкойгыч сугышлар кабатланмасын, дөньялар имин булсын дип, һәрдаим дога кылып яшим” –, ди ул.
“Тормыш иптәшем Шакирәдән дә уңдым, тату яшәп, өч бала тәрбияләп үстердек. Тыныч тормышка сөенеп, канкойгыч сугышлар кабатланмасын, дөньялар имин булсын дип, һәрдаим дога кылып яшим”, — ди Вахит абый.
Яуда да, хезмәттә дә батырлык үрнәге булган, әти-әни хакын хаклаучы, һәр туар көндә Аллаһ Тәгаләгә шөкер итүче, яшьләргә үрнәк күрсәтим дип атна саен җомга намазына йөрүче, тынгысыз йөрәкле чын КЕШЕ ул Вахит абый. Ул үткән юлның, эшләгән эшләрнең бәһасе аны олы данга күмә, ләкин Вахит бабай мин булдырдым, мин тырыштым, дигән сүзләрне кулланмый, ирешкән уңышларын Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте инде бу, дип аңлата. Менә шуның белән дә ул чын мәгънәсендә матурлык һәм батырлык үрнәге булып тора!
Кушымта





Габделвахит абыйның шәхси музее


Габделвахит абыйның орден һәм медальләре:


